Борын — борын заманда ерак бозлыкта яшәгән ди бер кыз. Йогереп уйнаган, уйнаган да бик матур бер йортка тап булган. Йортны тирәли йогерел уйнап йөргәндә йорт эченнән бик матур бабай чыккан ә кульндагы таягы ниндидер тылсымлы кочкә ия сыман. Кыз бабайны күреп катып кала, з инде бабай аңын янына ук килеп, — әхә-хей, кызым дигән тавышка сискәнеп китә. — Эйдә кызым минем йортымны да курен чык әле дип кунакка чакыра. Кыз өйнең матурлыгына шак ката. Йорт боздан булуына карамастан бик җылы була, йолдызлар җемелди һәм дә бик куп күчтәнәчләр өелеп тора. Кыз тиз ген ойне матур итеп җыештырып та ала. Бабай кызны бик охшата, сер итеп кенә кызның колольна узенең Кыш Бабай булуын һәм үзенә кар кызы юллавын әйтә. Рәхмәт йөзеннән таягы белән кызга тиеп кенә ала, кыз шунда ук кар сылыуна әйләнә. Икенче тапкырга таягын шакылдатуга җигүле боланнар пәйдә була. Кыш бабай кар сылуны боланнарга утыртып урманнар, җәнлекләр белән таныштырырга алып китә. Горур паратлар төз чыршылар янына килеп җитүгә кыш бабай таягы белән шакылтатуга биек баскыч пәйдә була.Кыш бабай кар кызын җитәкләп тиеннәр йортына әйди. Нарат агачандагы тиеннар оясын күреп исе китә кар кызының. Ә инде баскычтан төшеп җиргә босуга, ботерелел җир астина тошеп тә китәләр. Анда аларны төлкекәй — сеңелкәй каршы ала. Үз йортын күрсәтеп кунак итә. Кар кызы үзен әкияттәге кебек хис итә. Яңа ел белән котларга кешеләр арасына баргач биек, зур ойләрне күреп кар кызы таң кала. Һәр кемнең үз йорты, уз ныгытмасы шул.
Минем йортым
Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.
Если вы используете ВКонтакте, Facebook, Twitter, Google или Яндекс, то регистрация займет у вас несколько секунд, а никаких дополнительных логинов и паролей запоминать не потребуется.